news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «ДАН» балалар театр студиясе ачыла

Уфада татар телендә «ДАН» балалар театр студиясе ачыла. Анда шөгыльләнү өчен 5-15 яшьлек балаларны җыялар. Студиядә алар белән профессиональ театр белгечләре, актерлар эшләячәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балаларны яңа дуслар табарга һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән яхшырак аралашырга, үз-үзләренә ышанычларын арттырырга, тамашачылар алдында чыгыш ясарга өйрәтәчәкләр.

Шулай ук махсус тренингларда укучылар актерлык осталыгы нигезләрен үзләштерәчәк, җыр-бию дәресләре алачак.

Студиядә аралашу татар телендә булачак. Дәресләр сентябрьдә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot