news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Җәүдәт Сөләйманов иҗатына багышланган сәнгатьле уку конкурсы үтте

Чара Башкорт дәүләт университетының Мостай Кәрим исемендәге иҗат остаханәсендә узды.

(Уфа, 4 июнь, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Башкорт дәүләт университетының Мостай Кәрим исемендәге иҗат остаханәсендә студентлар арасында Уфада галим, шагыйрь, “Сәләт" проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов иҗатына багышланган сәнгатьле уку конкурсы үтте. 

Һәр конкурсант Сөләйман иҗатыннан ике шигырь укып ишеттерергә тиеш иде. Бәйгечеләрнең чыгышларына бәя бирүчеләр дә БДУ студентлары булды. “Сәләт-Кандракүл” балалар ял аланы әйдәманы, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре, магистрант Альбина Мөхәммәдиева җитәкләгән жюри составында Уфа "Нур" татар дәүләт драма театры хезмәткәре, магистрант Алсу Солтанова, мөгалимә, магистрант Айсылу Солтанова эшләде.

Сәнгатьле уку конкурсы БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы, студентларның “Сәләт” шигырь театры, “Сәләт-Кандракүл” татар балалар аланы, “Рамазан” төрки милли-агарту һәм “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге тарафыннан оештырылды. Проект авторы – филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәрипов.

Чараның беренче өлешендә БДУның филология факультеты деканы, доцент Альмира Ямалетдинова ректорат һәм факультет җитәкчелеге исеменнән конкурсантларны сәламләде. Доцент Марат Шәрипов белән магистрант Галия Исламова Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, техник фәннәр докторы, КФУ профессоры, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге, Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премияләр иясе, “Сәләт" проектлары җитәкчесе, шагыйрь Сөләйманның (Җәүдәт Сөләйманов) тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, әсәрләренә җентекле анализ бирде.

Конкурсның соңында җиңүчеләр билгеләнде. Аларга махсус дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100