news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Дәрдмәнд елы кысаларындагы чаралар оештырыла

Уфада, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында кичә кич татар халкының атаклы улы Дәрдмәнд-Закир Рәмиевне искә алу кичәсе булып үтте

(Уфа, 8 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында кичә кич татар халкының атаклы улы Дәрдмәнд-Закир Рәмиевне искә алу кичәсе булып үтте.
Хәтер чарасы Дәрдмәнднең тууына 150 ел тулуга багышланган бәйрәм тантаналары кысаларында оештырылды. Башкортстандагы “Рамазан” төрки агарту милли үзәге җитәкчесе, татар мөгаллиме, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты Марат Шәрипов башлангычы белән үтте бу мәдәни чара. Марат Шәрипов, үзенең теләктәшләре белән берлектә, быелгы елны Башкортстанда Дәрдмәнд елы дип игълан иткән иде. Бу чараларга башлангычны быел яз Уфада, Башкортстан дәүләт милли музеендагы тантана белән салдылар.
Дәрдмәндкә багышланган хђтер чаралары Уфадан тыш Казанда һәм Мђлђвез шђџђрендђ џђм районында да, башка төбәкләрдә дә оештырыла. Быел пароходта Болгарга сәяхәт программасы да Дәрдмәндкә багышлап әзерләнгән иде.
Дәрдмәндкә багышланган чараларның тагын берсе узган атнада Башкортстан дәүләт университетының актлар залында үтте. Анда Башкортстан мәктәпләре укучылары, югары уку йортлары, колледжлар талиплары, эшче яшьләр “Дәрдмәнднең алтын юллары яңгырый” исемле сәнгатьле уку бәйгесендә көч сынашты. Ә 5 декабрь көнне “Дәрдмәнд һәм XX гасыр мәдәнияте” дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе оештырылды.
Ә инде кичә кич Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында узган зур музыкаль-әдәби кичәдә Башкортстанның һәм Татарстанның танылган сәнгать осталары, күренекле шагыйрьләр, Дәрдмәнднең оныклары, журналистлар һәм талиплар катнашты.
Уфадан соң мәшһүр шәхескә багышланган юбилей чаралары киләсе атнада Казанда, аннан соң шагыйрь туган Мәләвез районында, әдипнең бала чагы һәм үсмер еллары узган Баймак районы Юлык авылында һәм башка төбәкләрдә мәдәни чаралар белән дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100