news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада дәүләт эшлеклеләренә мемориаль такта куйдылар

Чарада Чиләбе өлкәсе һәм Бүздәк районыннан Хафиз Кушаев белән Муллаян Халиковның якташлары һәм туганнары катнашкан.

Уфада дәүләт эшлеклеләренә мемориаль такта куйдылар
bashinform.ru

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Уфада Республика көне алдыннан Милли музей бинасы фасадында күренекле башкорт дәүләт эшлеклеләре Хафиз Кушаев һәм Муллаян Халиковка мемориаль такталар куелды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Башкортстан Республикасының хәзерге Милли музее бинасында Уфадагы БАССР хөкүмәтенең беренче резиденциясе урнашкан, анда Башкортстан үзәк башкарма комитеты рәисе Хафиз Кушаев һәм БАССР Халык комитеты советы рәисе Муллаян Халиков эшләгән. Алар Башкортстан дәүләтчелеген торгызуда катнашкан. Узган гасырның 20нче елларында алар Башкортстан Республикасын җитәкләгән.

Истәлекле такталар ачу тантанасында Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айтуган Акманов, Чиләбе өлкәсе һәм Бүздәк районыннан Хафиз Кушаев белән Муллаян Халиковның якташлары һәм туганнары, Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты әгъзалары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100