Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада чыккан “Башкортстан татарлары фольклоры” китабы халыкка тәкъдим ителде
Җыентыкны төзүче Казан татарлары белән Башкортстан татарлары фольклоры арасында аермалар күп, дип белдерә.
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). "Татар-информ" элегрәк хәбәр иткәнчә, Уфада “Башкортстан татарлары фольклоры” китабы нәшер ителгән иде. Татар телендәге академик басма З.Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында чыкты һәм республика өчен зур вакыйгага әйләнде. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Бүген “Башинформ” агентлыгында яңа том матбугат конференциясендә тәкъдим ителде. Томның фәнни мөхәррире танылган башкорт фольклорчысы, хәзер инде мәрхүм Әхмәт Сөләйманов. Җыентыкны төзүче, автор - Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы доценты Илдус Фазлетдинов.
Җыентыкны төзүче Казан татарлары белән Башкортстан татарлары фольклорлары арасында аермалар күп, дип белдерә. Казан татарларында Урта гасырларда башкорт һәм казах кабиләләре арасындагы сугышлар турындагы цикл юк. Тагын бер үзенчәлек 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышы турындагы материалларның күп булуыннан гайбарәт.
Басманың тиражы – 1000 нөсхә, аларның 300е китапханәләргә бушлай бирелә, калганнары сатуга куелды, диде “Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз