news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада чәкчәктән чыршы рәвешендәге символик фуд-арт әзерләячәкләр

Гадәти булмаган чыршыны кунаклар, эстрада йолдызлары шикәр пудрасы, топинглар һәм башка тәм-томнар белән бизәячәк.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан, 10 декабрьдә Башкортстан башкаласындагы иң зур сәүдә-күңел ачу үзәкләренең берсендә чәк-чәктән чыршы рәвешендәге символик фуд-арт әзерләячәкләр. Аны теләгән һәркем татып карый ала.

Гадәти булмаган чыршыны кунаклар, эстрада йолдызлары шикәр пудрасы, топинглар һәм башка тәм-томнар белән бизәячәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәүләт комитетыннан хәбәр иткәннәр.

Чәкчәктән чыршы рәвешендәге фуд-арт әзерләү өчен 200 килограмм он, 360 йомырка, 50шәр килограмм шикәр һәм бал, 50 литр үсемлек мае һәм 8 килограмм сары май кирәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot