news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Уфада Булат Нигъмәтуллинның гастрольләре башланды

^Уфада Булат Нигъмәтуллинның гастрольләре башланды

(Уфа, 20 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Татарстанның популяр яшь җырчысы Булат Нигъмәтуллин Башкортстанга чираттагы иҗади сәфәренә килде. Сәнгать төркемендә Булатның бертуган сеңлесе Дилә Нигъмәтуллина һәм башка җырчылар, биючеләр һәм музыкантлар бар.

Булат Нигъмәтуллин бүген һәм иртәгә үзенең яңа концерт программасын Уфаның УЗЭМИК мәдәният сараенда тәкъдим итәчәк. Ике көнгә дә билетларның сатылып бетүе Булатны уфалыларның ничек яратуына ачык дәлил.

Уфада тамашалар бирү белән беррәттән, Б.Нигъмәтуллин кайбер радио каналларына әңгәмәләр бирәчәк һәм туры эфирдагы сөйләшүдә дә катнашачак.

Булатны Башкортстанда гел көтеп алалар. Үзенең аерым программасы белән килмәгәндә дә, Уфадагы иҗатташ дусларының концертларында еш катнаша ул. Әле яңарак Башкортстанда иҗат итүче яшь татар җырчысы Рөстәм Асаевның концертында да җырлап, тамашачыларның озак алкышларына лаек булган иде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot