news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада борынгы төрки телне өйрәнү курслары ачыла

Борынгы төрки телне белү шәҗәрә төзегәндә фамилияләрне өйрәнүдә һәм тикшерүдә ярдәм итәчәк.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 8 гыйнварда Уфада Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә «Борынгы төрки телне өйрәнү курсы» дигән яңа проект башлап җибәрә. Дәресләрне китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Флүр Сибагатов алып барачак. Беренче этапта ун дәрес планлаштырылган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Курслар ачылышына Башкортстанның туган якны өйрәнү җәмгыяте рәисе, Башкортстан Республикасы Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Марат Зөлкарнаев чакырылган.

«Борынгы төрки тел — революциягә кадәрге чорда башкорт, татар һәм башка халыкларда кулланышта булган «Идел буе төрки теле» дип аталган язма тел», дип аңлаттылар курсларны оештыручылар.

Оештыручылар сүзләренчә, борынгы төрки телне өйрәнү безнең ватандашларыбызга шәҗәрә төзегәндә фамилияләрне өйрәнүдә һәм тикшерүдә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100