news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада беренче тапкыр балалар һәм яшьләр театрлары республика фестивале була

Фестиваль 11 ноябрьдә Башкортстан Милли яшьлер театрында ачыла.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында 11-13 ноябрьдә Уфада балалар һәм яшьләр театрларының беренче Республика фестивале була. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фестиваль республиканың балалар һәм яшьләр театрларын үстерүгә, һәвәскәр театр сәнгатен пропагандалауга һәм алга таба үстерүгә юнәлдерелгән. Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фестивальне ачу тантанасы 11 ноябрьдә Башкортстан Милли яшьлер театрында булачак.

Ике көн дәвамында, 11-12 ноябрьдә, конкурс караулары уза. Фестивальдә Агыйдел, Белорет, Бөре, Благовещенск, Нефтекама, Салават, Уфа, Дүртөйле, Стәрлетамак, Яңавыл һәм башка районнардан килгән балалар һәм яшьләр театр коллективлары катнашачак.

13 ноябрьдә театр режиссерлары һәм үзешчән театр җитәкчеләре өчен каралган спектакльләр турында фикер алышу белән иҗади лаборатория булачак. Фестиваль конкурста җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак.

Проект Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Мостай Кәрим исемендәге Башкортстан Милли яшьләр театры тарафыннан оештырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100