Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны искә алдылар
19 май көнне Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 134 ел тулуга багышланган чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кичәдә артистлар беренче татар актрисасы турында истәлекләр укыды, шулай ук театр оркестры башкаруында халык җырлары һәм милли көйләр яңгырады. Сәхнәгә беренче булып юл ачкан һәм «Нур» театры тарихына нигез салган кыю һәм талантлы хатын-кыз истәлеген әнә шулай хөрмәтләделәр. Аның хөрмәтенә чәчәкләр салынды», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз