news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада бер урамга генерал Мәхмүт Гәрәев исеме бирелде

Уфаның «Цветы Башкирии» торак комплексында урнашкан бер урамга генерал Мәхмүт Гәрәев исемен бирделәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Шәһәр советы депутатлары бүген, 27 ноябрьдәге чираттагы утырышта әлеге карарны бертавыштан хуплады. 500 метр озынлыгындагы яңа урам Академик Курчатов урамы белән кисешкән җирдә урнашкан.

  • Мәхмүт Гәрәев (23.07.1923 – 25.12.2019) – совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, армия генералы, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы, профессор. Ул алты җирле сугышта һәм кораллы низагларда (шул исәптән Мисырда һәм Әфганстанда) катнашкан. Гомеренең ахырына кадәр ул актив эшләде, төрле халыкара һәм Бөтенроссия конференцияләрендә катнашты. Урамга генерал исемен бирү инициативасы белән РФ Хәрби фәннәр академиясенең төбәк бүлеге чыкты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100