news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада бер урамга Бәшир Рәмиев исеме бирелде
Скопировать ссылку
Уфада бер яңа урам Бәшир Рәмиев исемен йөртәчәк. Ул Сун-Ят-сен һәм Степан Злобин урамнары арасында урнашкан. Озынлыгы – 800 метр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Шәһәр советы депутатлары 27 ноябрьдәге чираттагы утырышта әлеге карарны бертавыштан хуплады.
- Бәшир Рәмиев (01.05.1918 – 16.05.1994) Баймак шәһәрендә туган. Совет галиме, беренче совет ЭВМ (Стрела, Урал-1) уйлап табучысы, техник фәннәр докторы, Сталин премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышында катнашучы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2