Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Башкортстанның халык артисткасы Нилә Бәйрәмгулова вафат булган
Уфада озак авырудан соң, 78 яшендә Башкортстанның халык артисткасы, Хор капелласы артисткасы Нилә Бәйрәмгулова вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Нилә Бәйрәмгулова 1948 елның 21 февралендә Башкортстанның Учалы районы Яңа Бәйрәмгул авылында туган. №1 интернат-мәктәпне тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесында укый. Соңыннан Уфа дәүләт сәнгать институтының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлый.
1969 елдан башлап ярты гасырга якын Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең Дәүләт академия хор капелласында (хәзер Таһир Сәйфуллин исемендә) хезмәт итә. Республика мәдәниятенә һәм сәнгатенә зур өлеш керткән өчен «Башкортстанның атказанган артисткасы» һәм «Башкортстанның халык артисткасы», хезмәт ветераны исемнәренә лаек була.
Нилә Бәйрәмгулова ире – рәссам, Уфа сәнгать училищесы мөгаллиме Азамат Һидиятович белән ике кыз – Айгөл һәм Алия Бәйрәмгуловаларны тәрбияләп үстергән. Алар бүген башкорт киносы һәм театры рәссамнары буларак киң билгеле, Россиянең һәм Башкортстанның Кинематографлар берлекләре әгъзалары һәм «Россиянең кино рәссамнары» каталогына кертелгән.
Нилә Бәйрәмгулова белән иртәгә, 29 сентябрьдә, 11:00 сәгатьтә, Башкорт дәүләт филармониясендә хушлашачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз