news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Башкортстан» нәшрият йортының җитәкчелеге алышына

«Башкортстан Республикасы» нәшрият йортын августтан Зөлфия Рәхмәтуллина җитәкләячәк. Бу хакта хөкүмәттәге чыганакка сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Зөлфия Рәхмәтуллина — БСТ телеканалының элеккеге журналисты, Башкортстан Республикасы Башлыгы администрациясенең эчке сәясәт идарәсе һәм матбугат хезмәте хезмәткәре.

Агентлыкка билгеле булганча, дәүләт матбугат чараларын берләштерүче нәшрият йортының элеккеге генераль директоры Рәсүл Сәфәргалиев директор урынбасары вазифасында калачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot