news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада башкорт беләзеге рәвешендә яңа арт-объект барлыкка киләчәк

Дәүләт сатып алулары сайтында Уфа администрациясе яңа арт-объект булдыру өчен подрядчы эзли дигән мәгълүмат урнаштырылган. Аны 20 көндә Салават Юлаев исемендәге мәйданда «Торатау» конгресс-холлы каршында урнаштырырга кирәк.

«Башинформ» белдергәнчә, сатып алу документларында арт-объект асылмалы элементлы башкорт милли беләзеге рәвешендә башкарылырга тиеш дип күрсәтелгән. Аны әзерләү өчен корыч, һәм профильле торбалар кулланырга кирәк. Конструкциянең биеклеге - 3-3,5 метр.

news_right_1
news_right_2
news_bot