Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада башкорт әкиятләре аудиокитабын яздыруга кастинг игълан ителгән
Башкорт әкиятләре һәм легендалары аудиокитап итеп чыгарылачак. Аларны яздыру өчен балалар һәм яшүсмерләр эзлиләр, дип хәбәр итә Уфа администрациясе матбугат хезмәте.
Проектта катнашу өчен кастинг 10 гыйнварда уза. Сынау нәтиҗәләре буенча 15 бала һәм яшүсмер сайлап алыначак. Балаларга өч ай дәвамында төрле дисциплиналар: сәхнә сөйләме, актерлык осталыгы, сынлы сәнгать, тавыш яздыру студиясендә эшләү буенча дәресләр уздырылачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Проектның нәтиҗәсе аудиокитаплар һәм иллюстрацияләр белән методик кулланма комплектлары булачак. Аларны Уфа һем республика балалар бакчаларында укыту-тәрбия процессында файдалану планлаштырыла.
Кастинг узар өчен 8 (917) 411-03-13 телефоны буенча язылырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз