news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Башкортстанның 100 еллыгына багышланган поэмалар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев бәйгенең җиңүчесе дип табылган.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган «Минем данлы Башкортстаным!» поэмалар бәйгесенә нәтиҗә ясаганнар. Конкурс тәмамлану уңаеннан Башкортстан Язучылар берлегендә шигърият бәйрәме узган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев бәйгенең җиңүчесе дип табылган. Аның «Соңгы төн» дигән поэмасы мәшһүр башкорт шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Шәйхзадә Бабич тормышының соңгы сәгатьләренә багышланган.

Бәйгедә Тамара Ганиева һәм Мәүлит Ямалетдинов поэмалары икенче урынны яулаган. Шагыйрьләр Лариса Абдуллина, Рита Фәтхуллина һәм Ринат Сөләйманов өченче урынны бүлешкән. Мөнирә Ихсановага Халыкка юридик ярдәм күрсәтү комитеты исеменнән махсус бүләк һәм 15 мең сумлык сертификат тапшырылган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot