news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Башкортстан журналистларыныћ XVII корылтае үтә

Анда республиканыћ тљрле районнарыннан џђм шђџђрлђреннђн 160 тан артык делегат катнаша

(Уфа, 18 июнь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Бњген Уфада Башкортстан журналистларыныћ чираттан тыш XVII корылтае њз эшен башлады.
Анда республиканыћ тљрле районнарыннан џђм шђџђрлђреннђн 160 тан артык делегат катнаша. Бњгенге корылтайда БР Журналистлар берлеге идарђсенећ яћа низамнамәсен кабул итү һәм башка оештыру мәсьәләләрен тикшерү каралган.
Башкортстан журналистларының чираттан тыш корылтаен уздыруга Мәскәү таләбе сәбәпче булды. Россия Журналистлар берлегендә булган үзгәрешләр аркасында, Башкортстан Журналистлар берлеге низамнамәсен дә үзгәртү сорала.
Бүгенге җыенда узган корылтайдан соң булган эшчђнлеккђ хисап та ясалачак. Республика Журналистлар берлеге џђм гаммђви мђгълњмат чаралары хакында байтак мђгълњматлар бирелер анда.
Бњгенге кљндђ Башкортстан Журналистлар берлегендђ 1100 дђн артык иќатчы ђгъза булып тора. Быел гына да бу берлеккђ 40ка якын калђм ђџеле кабул ителгђн.
Башкортстан матбугат басмалары соңгы елларда, башка төбәкләрдәге кебек үк, күп кенә укучыларын югалтты. Шулай да тугры дуслары әле дә калды аларның. Республикада татар телендђ нђшер ителњче “Љмет” , “Кызыл таћ” газеталары, “Тулпар” журналы њз укучыларын югалтмый гына тњгел, ђ арттыра да. Бу тђћгђлдђ аеруча “Љмет” газетасы башкаларга яхшы њрнђк. Аныћ “Россиядђге ић яхшы татар басмасы” дигђн мактаулы исем алуы да бик лаеклы булды. “Кызыл таћ”да да талантлы журналистлар џђм яшь язучылар эшли. Анда хезмђт итњче ике егет џђм ике кыз Казанда оештырылган “Иделем акчарлагы” бђйгесендђ Гран-прины џђм барлык беренче урыннарны яулап кайткан иде.
Башкортстан журналистларыныћ бүгенге чираттан тыш XVII корылтаенда, яңа низамнамә кабул ителү белән бергә, кайбер оештыру мђсьђлђлђре дђ карала, уртак проблемалар да тикшерелә. Корылтайда барлык районнары һәм шәһәрләр газеталары баш мөхәррирләре, радио һәм телевидение җитәкчеләре, нәшрият һәм полиграфия комплекслары директорлары һәм танылган журналистлар делегат булып катнаша.
Бүген республика вакытлы матбугат басмалары Башкортстан дәүләт филармониясе бинасы алдында үзләренең күргәзмәләрен дә оештыра.


news_right_1
news_right_2
news_bot