news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Башкортстан татар язучылары корылтае үтәчәк

Уфада Башкортстан татар язучылары корылтае үтәчәк

(Уфа, 15 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). 18 июнь көнне Уфада Башкортстан Татар Язучылары берлегенең корылтае үтәчәк. Анда кайбер оештыру эшләре тикшереләчәк, Берлекнең яңа рәисе һәм яңа идарәсе сайланачак, дип көтелә.

Бу корылтай башта 16 июньгә билгеләнгән иде. Әмма, әзерлек эшләре тәмамланмау һәм бина мәсьәләсе хәл ителмәү сәбәпле, аны шушы шимбәгә күчерергә булдылар.

Башкортстан Татар Язучылары берлеге, ун елга якын мәхкәмә юлларын таптаганнан соң, ниһаять, ике ел элек рәсми теркәлү үтә алган иде. Әмма, Хөкүмәт ягыннан финанслану булмагач, аның эшчәнлеге әлегә кадәр юк дәрәҗәсендә иде. Хәзер республика татар милли оешмалары җитәкчеләре, Татар Язучылары берлеге эшчәнлеген җанландырып җибәрү өчен, төрле мөмкинлекләрне барлый. Шимбә көнне үтәчәк корылтайда да төп сөйләшү шул хакта булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100