news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясе басылып чыккан

Басмага республика территориясендә фольклорның үсешен, хәзерге торышын чагылдыра торган 600дән артык мәкалә кергән.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елгы Бөтендөнья Фольклориадасына әзерлек чаралары кысасында «Башкорт энциклопедиясе» рус һәм инглиз телләрендә «Башкортстан халыклары фольклоры» тематик энциклопедиясен әзерләгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Басмага республика территориясендә фольклорның үсешен, хәзерге торышын чагылдыра торган 600дән артык мәкалә (аларның 150дән артыгы – биографик характерда) кергән. Энциклопедия шулай ук 850дән артык иллюстрацияне (фотолар, сынлы сәнгать әсәрләре, ноталар) үз эченә ала.

Басма ике өлештән тора. Беренче өлештә төбәктә фольклор һәм фольклористиканың торышы, милли һәм мәдәни сәясәтнең үзенчәлекләре, Башкортстанда яшәүче халыкларның фольклор историографиясе турында очерк тәкъдим ителгән. Икенчесендә исә алфавит тәртибендә урнаштырылган биографик мәкаләләр белән танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot