Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада «Башкортстан гүзәле» бөтенхалык матурлык һәм традицияләр бәйгесенең финалы үтә
Конкурсның приз фонды 500 мең сум тәшкил итә.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Уфада «Башкортстан гүзәле» бәйгесендә һәр катнашучыны нәселдәге өлкән ир-ат – әтисе, абыйсы яки ире тәкъдим итәчәк. Әлеге исемгә 16 яшьтән 26 яшькә кадәрге 14 кыз дәгъва кыла, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
«Башкортстан гүзәле» Бөтенхалык матурлык һәм традицияләр бәйгесенең финалы 19 декабрьдә Уфаның Конргесс-холлында үтәчәк.
Бәйгедә кызларга куелган төп таләпләр – сөйкемлелек, зирәклек, башкорт яки татар телләрен белүе. Конкурсантларның социаль хәле дә, параметрлары да роль уйнамый. Бәйге этапларының берсе - «вакыт видеокапсуласы». Һәр катнашучы киләчәк буын кызларына үз теләкләрен язган. Моннан тыш, кызлар «Томбойоҡ» башкорт биюен һәм пластика элементлары кергән этюдлар әзерли.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/cbed203f9bfaabaa04ad6b346afd78e93f086df2fb48e0949dcd2b6f29fd.jpg)
Конкурсның приз фонды 500 мең сум тәшкил итә. Җиңүчене төп бүләк – ак чәшке тун һәм бриллиант муенса, шулай ук 2018 елда узачак «Королева России International» бәйгесе финалында катнашу хокукын бирә торган сертификат көтә. Барлык катнашучыларга да «кәләш бирнәсе», матурлык салонына сертификатлар, милли бизәнү әйберләре, косметика һәм сувенирлар тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз