news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада “Башкортстан гүзәле” Бөтенхалык матурлык һәм традицияләр бәйгесе уза

29 ноябрьдә “Ретро” клубында узачак сайлап алу турына башкорт яки татар телләрен белүче 16-26 яшьлек кызлар чакырыла.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Республикада яшәүче гүзәл затларны “Башкортстан гүзәле” Бөтенхалык матурлык һәм традицияләр бәйгесе кастингына чакыралар. Конкурс Уфада узачак, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

29 ноябрьдә “Ретро” клубында узачак сайлап алу турына башкорт яки татар телләрен белүче 16-26 яшьлек кызлар чакырыла. Аларның буй озынлыгы һәм гаилә хәле роль уйнамый.

“Сайлап алу турына туган телеңдә үзең турында сөйләргә, иҗади номер һәм портфолио әзерләргә кирәк”, - дип хәбәр итте танылган режиссер һәм бәйгене оештыручы Айгөл Үтәгәнова.

Конкурсның финалы 19 декабрь көнне гала-шоу форматында һәм эстрада йолдызлары катнашында Конгресс-холлда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100