news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Башкортстан белән Татарстан артистларының берлектәге концерты

“Моңдәрья” дип аталган матур программалы бу концертлар ике көн дәвам итсә дә, аларга билетлар сатылып та беткән инде

(Уфа, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфага искитмәле матур җыр-моң бәйрәме килде. 29-30 гыйнвар көннәрендә башкалада Башкортстан белән Татарстан сәнгать осталарының зур концерты була.
Уфадагы иң дәрәҗәле Нефтчеләр мәдәният сараенда үтәчәк бу тамашалар. “Моңдәрья” дип аталган матур программалы бу концертлар ике көн дәвам итсә дә, аларга билетлар сатылып та беткән инде.
Татарстан белән Башкортстан сәхнә йолдызларының берлектәге концертлары Уфада һәрдаим булып тора һәм аларга халык бик теләп йөри. Бу юлы да тамашачылар канәгать калырлык, төрле зәвыкка туры килерлек мәдәни программа әзерләнгән.
Башкортстан ягыннан әлеге тамашада Фидан Гафаров, Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиев, Гөлсем Бикбулатова, Ришат Галиханов, Газим Ильясов, Рөстәм Гыйззәтуллин, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар һәм башка сәхнә йодызлары катнаша. Алар элекке хитларын да, өр-яңа җырларын да башкарачак.
Татарстаннан “Моңдәрья” программасына үз рухи күчтәнәчләре белән Хәния Фәрхи, Илсөя Бәдретдинова, Илсаф, Әлфинә Әдһәмова, Лилия Хәмитова һәм башка талант ияләре килә. Алар да Уфа тамашачысына үз репертуарларындагы иң шәп җырларны ишеттерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100