news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада башкорт язучысына истәлек тактасы ачылды
Әлеге тантанага Башкортстанның кайбер җитәкчеләре, язучылар, журналистлар, З. Биишеваның туганнары һәм якташлары – Күгәрчен районы вәкилләре һәм әдәбият сөючеләр килде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишеваны зурлауга багышланган чара булып үтте.
Талантлы әдибә соңгы утыз елын яшәгән Коммунистик урамындагы йорт диварына истәлек тактасы ачылды. Әлеге тантанага Башкортстанның кайбер җитәкчеләре, язучылар, журналистлар, З. Биишеваның туганнары һәм якташлары – Күгәрчен районы вәкилләре һәм әдәбият сөючеләр килде.
Чыгыш ясаучылар Зәйнәп Биишеваның күпкырлы талант иясе булуын ассызыклады. Аның иҗаты алдагы буын милләт балалары өчен дә мәгънәле һәм тәрбияви әһәмияткә ия булуы әйтелде.
Башкортстанда Зәйнәп Биишеваның 100 еллык юбилее чаралары зурлап оештырылган иде. Аның истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән байтак эшләр башкарыла. Уфадагы бер урамга һәм Башкортстан дәүләт “Китап” нәшриятына аның исеме бирелде. Шулай ук Стәрлетамак педагогия академиясе дә, Күгәрчен районындагы кайбер урамнар да аның исемен йөртә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2