Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада башкорт телевидениесе ветераны Памира Абдулбаниева вафат булган
Памира Абдулбаниева белән хушлашу иртәгә, 1 апрельдә, булачак.
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Уфада башкорт телевидениесе ветераны Памира Абдулбаниева 82 яшендә вафат булган.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хушлашу иртәгә, 1 апрельдә, 12:00 сәгатьтә Уфада Октябрь революциясе урамындагы 7/1 йортта булачак.
Памира Абдулбаниева 1939 елның 22 июнендә туган. Сугыш елларында аларның гаиләсе Урта Азиядә яшәгән, биш яше тулгач аны Уфага алып кайталар. Балачагында Памира Рудольф Нуриев белән дуслаша һәм Пионерлар йортында бию түгәрәгендә аның беренче партнеры була. Соңыннан да алар хат язышып торган.
1965-1999 елларда Памира Мансуровна башкорт телевидениесендә баш тавыш режиссеры булып эшли. Күпләгән теле- һәм кинофильмнар, тапшырулар, программалар әзерли. «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз