news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада башкорт телевидениесенең беренче операторы Ринат Әмирханов вафат

Ринат Әмирхановны Уфаның Көньяк зиратта җирләячәкләр.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Бүген Уфада башкорт телевидениесенең беренче операторы Ринат Әмирханов вафат булган. Бу хакта «Башинформ» яза.

Ринат Әмирханов төбәк телевидениесендә 1958 елда эшли башлаган. Ул телекомпаниянең фонд кадрлары авторы булып санала.

«Мин башта аппарат-студия комплексында эшләдем, аннан оператор булдым. Пенсиягә чыкканчы шунда эшләдем. ВГИКта да укыдым. „СССРның мактаулы радисты“ дигән исемгә лаек булдым. Бик күп тарихи һәм кызыклы мизгелләрне төшердем. Мәсәлән, Дуслык монументы, Салават Юлаев һәйкәле ачылуны төшердем, Олы Теләк авылы янындагы фаҗигане төшергән бердәнбер оператор идем. Без беренче булып съемкаларга йөри башладык», — дип сөйләгән Ринат Әмирханов бер әңгәмәсендә.

Хушлашу иртәгә, 27 июньдә, 11:00 сәгатьтә Уфада Республика клиник хастаханәсендә булачак. Ринат Әмирхановны Көньяк зиратта җирләячәкләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot