news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада башкорт телен өйрәнү өчен электрон китап ясаганнар

Басмадан гади кешеләр дә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә, сукырлар һәм ишетмәүчеләр дә файдалана ала.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Уфада башкорт телен өйрәнү өчен «BashDic» электрон басмасы гади кешеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр, сукырлар һәм ишетмәүчеләр дә файдалана ала торган итеп эшләнгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«BashDic» – русча-башкортча, башкортча-русча сүзлекнең уникаль электрон басмасы ул. Басма башкорт сүзләрен мөстәкыйль рәвештә өйрәнү, шулай ук аларны истә калдыру (һ.б.) өчен билгеле бер системага салынган уку материалын үз эченә ала. Дәреслеккә 15658 сүз кергән.

Аннан гадәти гражданнар да, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә, сукырлар һәм ишетмәүчеләр дә файдалана ала.

«Басманың беренче бүлеге башкорт теле белән таныштыра. Икенчесендә – башкорт әлифбасы тәкъдим ителгән, алга таба хәрефләрне дөрес язу методикасы урын алган. Басмада башкорт клавиатурасы да бар. Кулланучыга уңайлы булсын өчен төсне һәм шрифтның үлчәмен дә үзгәртергә мөмкин», - ди әлеге электрон басманың авторы, Башкорт дәүләт университеты доценты Айнур Хәйбуллин.

«BashDic» башкорт телен куллану өлкәсен киңәйтүгә юнәлдерелгән. Электрон басма Windows өчен универсаль базада ясалган һәм ул «Китап» нәшриятының рәсми сайты аша таратыла. Кушымтаны инструкция нигезендә күчереп алырга һәм кулланырга мөмкин.

Проект республикадагы дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына гамәлгә ашырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot