Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада башкорт телен мәҗбүри укытуны яклап митинг уза
Митингны оештыручылар белдерүенчә, чарада 3 мең кеше катнаша.
(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Уфаның Спорт сарае мәйданы янында башкорт телен яклап митинг башланды. Бу хакта чараны оештыручы “Башкорт” иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.
Искәртеп үтик, чараны үткәрүне хакимият белән килештерә алмадылар, митинг рөхсәтсез уза.
Башньюс интернет газетасы хәбәр иткәнчә, акциягә 600 кеше килгән була. Чараны үткәрүчеләр видеоконференция алып бара, алар 3 мең кеше килүе турында әйтә. Митинг башкорт һәм рус телләрендә бара.

Катнашучыларның күбесе милли киемнәрдән килгән. Чара курайчылар чыгышыннан башланды. Митингка килүчеләр Башкортстан флагы, Зәки Вәлиди, Мостай Кәрим сурәтләрен алып килгән. Мостай Кәримнең: “Мин рус түгел, россиянлы” дигән шигырь юлларын алып килүче дә бар.
Митингтагыларның төп таләбе – башкорт телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыру. Искәртеп үтик, Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов башкорт теле мәктәпләрдә әти-әниләрнең теләге белән генә укытырга мөмкин дигән иде. Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, 75 проценттан артыграк укучының әти-әнисе баласына башкорт телен укытуны яклаган.
Митингта чыгыш ясаучылар авыл җирләрендәге аз комплектлы мәктәпләрне ябуны тәнкыйтьли, моңа юл куймаган Татарстанны яклый. “Башкорт теле – дәүләт теле” дип бергә кабатлады катнашучылар.
фото: vk.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз