news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада “Башкорт шәле -2017” фестиваль-конкурсы уза

Республиканың барлык районнарыннан башкорт мамык шәлен бәйләү буенча иң яхшы осталар җыелды.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Уфа шәһәре мәдәният йортында “Башкорт шәле -2017” фестиваль-конкурсы уза. Аны Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Башкорстан Халык иҗаты үзәге, «Агыйдел» Башкорт сәнгать эшләнмәләре дәүләт унитар предприятиесе оештыра. Бу хакта “Башинформ” матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың барлык районнарыннан башкорт мамык шәлен бәйләү буенча иң яхшы осталар җыелды. Аларның эшләренә сәнгать белгечләре, халык кәсебе белгечләреннән торган жюри бәя бирә.

Чара кысаларында иң яхшы шәлләрне сайлап алачаклар; командалар арасында иҗади конкурслар, “Башкортстан шәле” дефилесы, кәҗә мамыгы эшләнмәләре ярминкәсе узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100