news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада башкорт оешмалары пикет үткәрде
Урам җыенында шулай ук Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев һәм Башкорт яшьләре иттифагы җитәкчеләреннән Фәүзил Маликов, Тимур Локманов, “Күк бүре” милли оешмасы әгъзалары да булды
Скопировать ссылку
(Уфа, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкорт милли оешмалары әзерләгән урам җыены Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе белән Башкортстан прокуратурасы бинасы каршында, Дзержинский һәйкәле янындагы мәйданда үтте. Пикетта йөз чамасы кеше катнашты. Аларның күпчелеге Уфадагы югары һәм урта махсус уку йортларында белем алучы талиплар иде.
Урам җыенында шулай ук Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев һәм Башкорт яшьләре иттифагы җитәкчеләреннән Фәүзил Маликов, Тимур Локманов, “Күк бүре” милли оешмасы әгъзалары да булды. Нәкъ менә алар әлеге каршылык чарасын бергәләп оештырган да инде.
Пикетны оештыручылар бу юлы төп максат итеп башкорт милли оешмаларына, аеруча башкорт яшьләре иҗтимагый берләшмәләренә каршы куәт оешмалары алып барган эзәрлекләүләргә ризасызлык белдерүне куйган. Яшьләр тотып торган күпчелек шигарьләрне дә шундый эчтәлектәге чакыру-таләпләр алып тора иде.
Гадәттәгечә, пикетта чыгыш ясаулар булмады. Шулай ук ниндидер мөрәҗәгать, белдерүләр дә кабул ителмәде. Чараны оештыручылар андый мөрәҗәгатьләрнең Россия Федераль иминлек хезмәтенә һәм РФ Генераль прокуратурасына инде җибәрелгәнлеге хакында әйтте. Хәер, алар моны берничә көн элек оештырылган матбугат очрашуында да бәян иткән иде. Анда да башкорт яшьләре милли хәрәкәте вәкилләрен экстремизмда гаепләү урынсыз дип белдерелгән иде. Пикет та моны җәмәгатьчелек тә белсен дип оештырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2