news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада балетмейстер Рифхәт Саттаровны искә алдылар

Уфада хореограф һәм балетмейстер-куючы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан АССРның атказанган артисты Рифхәт Саттаров истәлегенә багышланган кичә булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Сәләтле биюче, Фәйзи Гәскәров шәкерте, халыкчан башкорт сәхнә хореографиясенә нигез салучы остаз 2021 елның 25 ноябрендә авырудан соң вафат була.

«Бу инде хореография дөньясы ансыз үткәргән икенче иҗади сезон, ләкин үз эшенең остасы турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яши. «Дустар» һәм «Тангаур» ансамбльләре булганда бу хәтер аның сәхнәдә куелган спектакльләрендә яшәячәк, - дип сөйләде оештыручылар. - Ривхәт Мидһәт улы безнең күңелдә һәм хәтердә талантлы биюче һәм балетмейстер, зирәк остаз һәм искиткеч дус, олы йөрәкле кеше буларак калачак».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100