news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Бөтендөнья Татар конгрессы вәкиле эшен яңарта

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты Башкортстандагы даими вәкиле вазыйфасын тагын тергезә

(Уфа, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты Башкортстандагы даими вәкиле вазыйфасын тагын тергезә.
Бу хакта БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның карары бар. Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстанда даими вәкиле вазыйфасы бу елның май аена кадәр бар иде. Бу вазыйфаны Башкортстан татар милли хәрәкәтендә 1980 еллар азагыннан ук актив катнашкан милләтпәрвәр, танылган композитор Алик Локманов башкарып килде. Әмма май аеннан, икътисадый төшенкелек сәбәпле, бу вазыйфа туктатылып торды.
Әле Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Башкортстанда даими вәкил хезмәтен яңарту, тергезү турында янә карар кабул итте. Бу вазыйфага ул тагын да бу эшләрдә зур тәҗрибәсе булган Алик Локмановны тәгаенләргә булды. Башкортстанда 1 миллионнан артык татар яши. Шуңа күрә дә Бөтендөнья Татар конгрессына биредә үз эшләрендә арадашчы, һичшиксез, кирәк. Моны аңлаган өчен, Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары Ринат Закировка рәхмәт җиткерә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100