news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада Бөтендөнья Башкорт корылтаена әзерлек башлана
Бүген Уфада Бөтендөнья Башкортларының 3нче корылтаена әзерлекне оештыру комитетының утырышы булып үтте
Скопировать ссылку
(Уфа, 1 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада Бөтендөнья Башкортларының 3нче корылтаена әзерлекне оештыру комитетының утырышы булып үтте. Аны Башкортстан хөкүмәте рәисе Раил Сарбаев алып барды.
Киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәтенең башкорт корылтаена әзерлекне алып бару, аның финанс чыгымнарын билгеләү һәм башка оештыру эшләре тикшерелде.
Бөтендөнья Башкорт корылтае быел 11-12 июнь көннәрендә Уфада үтәчәк. Шул көннәрне корылтай кунаклары республиканың башка төбәкләрендә оештырылучы мәдәни чараларда, сабантуйларда да катнашачак. Корылтайга 771 делегат сайлау каралган.
Башкорт корылтаена әзерлек алып бару мәсьәләләре буенча бүгенге утырышта БР вице-премьеры, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев белән Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының яңа рәисе Азамат Галин да чыгыш ясады. Азамат Галин Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының яңа рәисе итеп декабрь азагында гына сайланган иде.
Шул ук вакытта быел март-апрель айлары тирәсендә Уфада Башкортстан татарлары корылтаен үткәрү турында да сүзләр йөри. Бу хакта Башкортстан президенты былтыр көз Уфага килгән Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашуда килешкән иде. Татар корылтаенда Башкортстанның тагын бер Татар конгрессын төзү күздә тотылуы турында әйтелде. Әле Башкортстанда Татар конгрессы эшләп килә инде. Аның соңгы корылтае 2007 елның декабрендә үткән иде. Киләсе корылтай, Конгрессның низамнамәсенә ярашлы, 2012 елда гына үтәргә тиеш. Шулай итеп бу елдан Башкортстанда ике Татар конгрессы – әлегесе һәм хакимиятләр оештырганы эшләргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2