news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада “Бәхетле хатын-кызлар ифтары”на сигез йөздән артык кеше килгән

Рамазан аеның бер көнендә инде биш ел дәвамында оештырыла торган очрашуга төрле белгечләрне чакыралар.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Уфада “Бәхетле хатын-кызлар ифтары”на сигез йөздән артык кеше килгән. Бу турыда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте матбугат хзмәте хәбәр итте.

Башкортстан башкаласында Рамазан аеның бер көнендә инде биш ел дәвамында оештырыла торган очрашуга төрле белгечләр – танылган табиблар, педагоглар, дизайнерлар чакырыла. Быелгы “Бәхетле хатын-кызлар ифтары”нда катнашучылар саны буенча рекордлы булган –  килүчеләр сигез йөздән дән артып киткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге чараны Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте һәм аның “Гибадуррахман” иҗтимагый хәрәкәте һәм “Аиша” журналы оештыра.

Уфаның “Ләлә-Тюльпан” Җәмигъ мәчетенең конференцияләр залында белгечләр: гинеколог, диетолог, эндокринолог, психотерапевт, кием дизайнеры, көнчыгыш биюләре буенча тренер чыгыш ясаган. Аннан соң барысы бергә саф һавада авыз ачканнар.

Биредә хәләл товарлар сатылып, кергән акчаның бер өлеше хәйрия максатларына тотылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100