news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада автоинспекторны “матур” номер саткан өчен хөкем итәчәкләр

36 яшьлек полиция хезмәткәре ришвәт алуда гаепләнә.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Уфада Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең ЮХИДИ автомототранспорт чараларын теркәү бүлегенең элеккеге җитәкчесе суд алдына басачак. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

36 яшьлек полиция хезмәткәре ришвәт алуда гаепләнә. Республика прокуратурасында хәбәр итүләренчә, узган ел июль аенда ул танышына “777” саннары белән дәүләт номерын 25 меңгә тәкъдим иткән. Уфада яшәүче хатын-кыз акчаны соңрак түләрмен дигән.

Ике атнадан полицейский уртак танышларына шалтыратып, күрсәтелгән хезмәт өчен акча таләп иткән. Оператив хезмәткәрләр аны ришвәт алганда тоткарлаган. Ул эшеннән азат ителгән. Эш Уфаның Октябрьский районы судында каралачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100