news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада ауразиячелек хакында фәнни җыен булып үтте

Уфада ауразиячелек хакында фәнни җыен булып үтте

(Уфа, 1 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада «Ауразиячелек һәм милли идея» дип аталган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Башкортстан Фәннәр академиясе, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты һәм Уфа авиация-техник университеты оештырган бу киңәшмәгә Казаннан, Мәскәүдән, Екатеринбургтан, Самара,Чиләбе һәм Оренбург өлкәләреннән галимнәр килгән иде.

Төрле төбәкләрдән килгән гыйлем ияләре башта пленар утырышта катнашты. Аларның байтагы үзләренең докладларын ишеттерде, калганнары исә әзерләп килгән гыйльми тикшеренүләре нәтиҗәләрен залда утыручыларга таратты. Чыгыш ясаучылар хәзерге шартларда Россиядә ауразиячелек идеясен гамәлгә кую юллары хакында үз фикерләре белән уртаклашты.

Уфа дәүләт авиация-техник университеты мөгаллиме, профессор Фәнил Фәйзуллин ауразиячелек мәсьәләләренә багышланган мондый җыеннарның Башкортстанда соңгы вакытта ел да уздырылуы хакында әйтеп, бу мәсьәләнең бик мөһим булуын ассызыклады. «Россиядә ауразиячелек идеясе хакында игълан ителүгә 80 ел үтте инде, – ди Фәнил әфәнде. – Соңгы елларда илдә төрле үзгәрешләр булды, Советлар Берлеге дә таркалды. Шуңа да ауразиячелек мәсьәләсе хәзер фәнни яктан ныклы тикшерелергә тиеш. Бу җәһәттән милли идея, милли республикалар үзенчәлеге ныклы исәпкә алынуы зарур».

Фәнни конференциядәге пленар утырыштан соң, Башкортстан галимнәре дә, төрле төбәкләрдән килгән кунаклар да үз эшен секцияләргә бүленеп дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100