Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада ашыгыч ярдәм табибларының ачлык игълан итүен оештыручыны кыйнаганнар
Андрей Коновал, үзенә һөҗүм итүләренә карамастан, җәмәгать эшен туктатырга җыенмый
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең төбәкара профберлегенең оештыру секретаре 44 яшьлек Андрей Коновалга, Ижаудан Уфага оешма хәрәкәтен кординацияләү өчен кайткач, һөҗүм иткәннәр, дип яза «LifeNews».
Кич активист Уфага барып җиткән, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ачлык игълан итәргә җыелган Архитектура урамындагы фатирга килгән. Урамда узып баручы аның машинасының көпчәгенә тибә башлаган.
“Мин тәрәзәдән, ни булды, дип сорадым. Ир-ат машинаны икенче урынга куюны сорады, - дип сөйләде Андрей Коновал. – Мин подъезддан чыгуга, егет минем битемә суга башлады. Тагын бер тапкыр Уфага килсәм үтерү белән янады”.
Андрей Коновалны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр. Андрей Коновал, үзенә һөҗүм булуга карамастан, җәмәгать эшен туктатырга җыенмый. Берничә көннән ир-ат Мәскәүгә вәкиллекле орган булдыру турында профсоюзлар вәкилләре белән сөйләшүгә барырга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз