news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Әр-Рәхим» Җәмигъ мәчете төзелеше яңадан башланды

Уфада «Әр-Рәхим» Җәмигъ мәчете төзелеше яңадан башланды. Бу хакта журналистларга республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазифасын башкаручы Ридаль Сәетов әйтте. Ул төзелеш эшләре Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча башлануын әйтте. «Башинформ» шул хакта хәбәр итә.

«Мәчет 2007 елда төзелә башлады. Шуннан соң проект-смета документларына күп төзәтмәләр кертелде һәм эшләр консервацияләнде. Радий Фәритович йөкләмәсе буенча территорияне төзекләндерү эшләрен башладык, мәйданчыкны койма белән тотабыз, барысын да стандартларга туры китерәбез. Чит ил җиһазларын алмаштыруга бәйле техник характердагы мәсьәләләр бар. Бүгенге көндә проект-смета документациясенә төзәтмәләр кертелә, өстәмә дәүләт экспертизасы уза. Килешүнең тулы бәясен билгеләгәннән соң, без төзелешне өстәмә финанслау мәсьәләләрен ныклап өйрәнәбез», - диде Ридаль Сәетов.

Аның сүзләренчә, мәчет төзелешен бюджеттан финанслау каралмаган, барлык эшләр меценатлар акчасына башкарыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100