news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада “Җанлы сүз” яшьләр иҗат бәйгесенә нәтиҗә ясалачак

Иҗади конкурста Башкортстанның 28 район һәм шәһәреннән 208 укучы һәм студент катнашты.

(Уфа, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). 28 сентябрьдә Уфада татар балалары арасындагы “Җанлы сүз” IV республика дистанцион иҗади конкурсының йомгаклау кичәсе үтәчәк.

Быел февраль башында Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы I-XI сыйныфта укучы татар балаларының һәм студент яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, үстерү максатында “Җанлы сүз” IV республика дистанцион иҗади конкурсын игълан иткән иде. Чара кафедраның 60 еллык юбилеена багышланды. Бәйгегә төрле темалар һәм жанрлар буенча иҗат ителгән оригиналь әсәрләр кабул ителде.

Иҗади конкурста Башкортстанның 28 район һәм шәһәреннән 208 укучы катнашты. Абруйлы жюри аларның эшләрен дүрт яшь төркемендә ( I-IV, V-VIII һәм IX-XI сыйныфлар, студентлар) тикшереп, “әкият”, “шигырь”, “хикәя”, “эссе”, “публицистика”, “фәнни эш”, “сценарий” номинацияләрендә 84 җиңүчене сайлап алды һәм бүләкләү тантанасына чакырды.

“Җанлы сүз – 2018” бәйгесенең йомгаклау кичәсе 28 сентябрьдә Башкорт дәүләт университетының Тантаналар залында узачак. Бәйгедә җиңүчеләрне республиканың танылган язучылары, шагыйрьләре, журналистлары, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре белән кызыклы очрашулар, Уфаның истәлекле урыннары һәм музейлары буенча сәяхәт көтә. Яшь талантларга төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, истәлекле бүләкләр, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшыру каралган.

Теркәлү Башкорт дәүләт университетында көндезге сәгать 10.30 – 11.00 дә була.

Фотоларда узган еллардагы кичәләрдән күренешләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100