news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Альбина Якупованың 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булды

Уфада Альбина Якупованың 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Уфаның «Китап» нәшрияты кибетендә «Үз илемдә – үз телем» дип аталган иҗат кичәсе булды. Чара танылган җәмәгать эшлеклесе, «Изге Мирас» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альбина Якупованың 60 яшьлек юбилеена багышлап үткәрелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Кичәне Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге, «Изге мирас» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм Башкортстан Республикасы татар конгрессы оештырды.

Кичә чын бәйрәмгә әверелде, җылы котлау сүзләрен һәм матур музыкаль номерларны берләштерде. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов исеменнән сәламләү сүзләре белән аның ярдәмчесе Ләйсән Сираева чыгыш ясады. Ул юбилярны җылы котлады һәм Альбина Якуповага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырды.

Оешма вәкилләренең һәм кунакларның рәсми котлауларыннан, шулай ук туганнары һәм якыннарының җылы сүзләреннән соң, кичә «Нәүрүз» ансамбле иҗат коллективы әзерләгән музыкаль программа белән дәвам итте. Чара традицион рәвештә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Альбина Якупова - «Әбидә кунакта», «Гармун клавишаларында көйләр» социаль-мәдәни проектлары авторы; «Рәхмәт сиңа, язмышым» тапшыруын алып баручы; «Нәүрүз» татар фольклор ансамбле җитәкчесе, «Изге Мирас» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. Ул даими рәвештә Башкортстан Республикасы районнарында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары оештыра. Альбина Рәмдәт кызы үзенең һөнәри дәрәҗәсен даими күтәрә, яшь белгечләр белән тәҗрибә уртаклаша һәм мәдәният өлкәсендә күп кенә әһәмиятле чараларның инициаторы булып тора.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул берничә мәртәбә Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Моннан тыш, ул Татарстан Республикасының «Татар халкы алдында зур казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot