news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Әкият» Татар дәүләт курчак театры гастрольләре узачак

10-13 апрельдә Башкорт дәүләт курчак театрының зур һәм кече сәхнәләрендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры спектакльләре күрсәтеләчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Уфа тамашачылары игътибарына балалар һәм олыларга адресланган татар һәм рус телләрендәге «Әлдермештән Әлмәндәр», «Кәрлә-мәктәп баласы», «Адәмнәр», «Аленький цветочек» һәм «Золушка» спектакльләре тәкъдим ителәчәк.

«Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры – Россиянең иң өлкән курчак театрларыннан берсе, ул 1934 елда ачылган. Бүгенге көндә театрның репертуары бик бай, анда балаларның да, олыларның да күңеленә хуш килерлек спектакльләр күп, аларны сәхнәләштерүдә Россия курчак театрының иң яхшы режиссерлары һәм рәссамнары эшли.

«Әкият» курчак театры безгә гастрольләр белән килсә, шушы ук көннәрдә (10-13 апрель) Башкорт дәүләт курчак театры Казан сәхнәсендә «Озеро заколдованного коня», башкорт телендә «Етем-төлкә», «Аленький цветочек» һәм «Приключения доктора Айболита и его друзей» спектакльләрен тәкъдим итәчәк», – дип белдерделәр Башкорт курчак театрының матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100