news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Әйдә, Шаярт!» лигасының Башкортстан этабы узды

22 ноябрь кичендә Уфаның «Заман» татар ресторанында «Әйдә, Шаярт!» юмористик уенының Башкортстан Республикасы этабы булып узды. Бу чараны «Татарча фатирник / Аулак өй» Уфа татар яшьләре оешмасы командасы оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әйдә, Шаярт!» — татар телендәге заманча телевизион уен; аның төп максаты — татар теленә мәхәббәт уяту һәм яшь талантларны ачу. Уфада узган бәйгедә ике команда катнашты: «Әлифба сельсоветы» һәм «Килде-китте». Алар тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына визит карточкасы, миниатюралар һәм кыска мәзәкләр тәкъдим итте. Командаларга әзерлек өчен нибары өч көн вакыт бирелгән иде, ләкин икесе дә бик тырышты һәм җанлы, кызыклы чыгыш ясады.

Жюри ике команданың да тырышлыгын һәм яхшы чыгышын бәяләп, финалга җыелма команда җибәрергә карар кылды. Җиңүчеләр Казанда узачак «Әйдә, Шаярт!» Лигасы финалында Башкортстан данын яклаячак.

«Әйдә, Шаярт!» — көлке генә түгел, ә татар телен, мәдәниятен һәм яшь талантларны берләштерүче мәйдан. Уфадагы бу вакыйга моның тагын бер матур дәлиле булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot