news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Агыйдел елгасы бер тәүлек эчендә 43 сантиметрга күтәрелгән

Уфа һәм Дим елгаларының суы, киресенчә, якынча 10 см га кимегән.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Уфаның Дуслык Монументы тирәсендә Агыйдел елгасы бер тәүлек эчендә 43 сантиметрга күтәрелгән - иртәнге сәгать 8 гә елганың торышы 249 сантиметр булган. Стәрлектамакта Агыйдел елгасы 3 см га күтәрелеп, 113 см ны тәшкил иткән. Әлеге мәгълүматлар Башкортстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында басылып чыккан, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы. 

Шакша районы тирәсендә Уфа елгасының суы, 9 см га кимеп, 252 см булган. Бочкарев районында Дим елгасының суы да кимегән: 480 см дан 472 см га калган.

Елга суы тирәнлеге турында мәгълүматлар гидропостның ноль күрсәткеченә чагыштырып бирелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100