Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада «Әдәби тукталыш» дип аталган яңа проект башланды
25 февральдә Уфада «Әдәби тукталыш» дип аталган яңа проект старт алды. Чара иҗат дөньясына каләм\ клавиатура аша үтеп керүчеләрне берләштерде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.
Беренче очрашу «Диләфрүз» басмасы һәм анда игълан ителгән «Язмышлардан узмыш бар» конкурсына багышланды. Анда «Диләфрүз»нең беренче редакторы Дилә Мөхәррәмова Һәм хәзерге редакторы Эльмира Ибраһимованың әсәрләре дөнья күргән «Күңел көзгеләре» китабына һәм әдәби әсәрләргә зур урын бирелә.
Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә игълан ителде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Сафина да катнашып, Башкортстандагы татар журналистикасы һәм әдәбяты буенча фикерләре белән бүлеште, үстерү юллары тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз