news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада әдәби конкурска эшләр кабул итәләр

Башкортстан башкаласында «Пусть слово ваше отзовется в истории Уфы» әдәби конкурсына эшләр кабул итәләр. Бу хакта «Башинформ» мэриянең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Конкурс Уфа хакимияте ярдәме белән Мостай Кәрим исемендәге фонд, «Уфа» журналы һәм «Уфимские ведомости» газетасы редакциясе тарафыннан гамәлгә куелды һәм башкаланың 450 еллыгына багышлана.

Бәйгедә «Безнең заман геройлары», «Онытылган исемнәр/хәтер сандыгы», «Гаилә альбомы», «Үз Уфамны яратам», «Уфалы балачагым», «Әгәр мин Уфа мэры булсам» номинацияләре буенча уздырыла.

Текстларны ufagorod450@bk.ru электрон почтага җибәрергә кирәк. Алар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Һәр номинациядә җиңүче билгеләнә. Нәтиҗәләр ноябрьдә ясала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100