news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада ачылган күргәзмәдә Татарстан ширкәтләре дә катнаша

“УраЛегПром-2010” барышында төрле чаралар оештыру да каралган. Күргәзмә 21 майга кадәр эшләячәк

(Уфа, 18 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан башкаласында бүген, һәр елдагыча, “УралЛегПром” күргәзмәсе ачылды. Җиңел сәнәгать әйберләре күрсәтелүче һәм сатылучы бү күргәзмә быел унынчы тапкыр оештырылды.
“УраЛегПром-2010” күргәзмәсе Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда, тантаналы шартларда ачылды. Анда республиканың кайбер югары җитәкчеләре дә килде һәм чыгыш ясады.
Быелгы күргәзмәдә Башкортстанның, Россиянең һәм якын чит илләрнең йөздән артык ширкәте үз эшләнмәләрен тәкъдим итә. Аеруча, Мәскәү, Санк-Петербург, Тольятти, Пенза шәһәрләре, Татарстан Республикасы, Самара, Чиләбе, Свердловски, Ульян өлкәләре бу күргәзмәгә күп ширкәтләрен җибәргән.
Уфадагы абруйлы күргәзмәдә Татарстаннан да өч ширкәт вәкилләре катнаша. Казаннан “Антика” модалы мех йорты белән җиңел өске киемнәр җитештерүче “Кояш” ширкәте, Яр Чаллыдан җитенннән өске киемнәр тегүче “Люста” ширкәте үзләренең бик сыйфатлы әйберләрен тәкъдим итә. Аларның экспозицияләре янында халык аеруча күп була. Казаннан “Антика” ширкәтенең әзер әйберләрне сату бүлеге вәкилләре “УраЛегПром” күргәзмәсенә алтынчы тапкыр килүләрен әйтте.
“УраЛегПром-2010” барышында төрле чаралар оештыру да каралган. Күргәзмә 21 майга кадәр эшләячәк. Аны бу тантанасына тагын республиканың югары җитәкчеләре киләчәге мәгълүм.

news_right_1
news_right_2
news_bot