Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада ачык һавада Тукай бәйрәме булып үтте
Уфада ачык һавада Тукай бәйрәме булып үтте
(Уфа, 29 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган бик матур чара булып үтте. Аны Башкортстандагы “Рамазан” төрки милли агарту үзәге оештырды. Мәдәни чара Габдулла Тукайның Уфага килүенә 95 ел тулуга багышланды.
Әлеге әдәби-музыкаль кичә үзенең оештырылуы белән үк бик үзенчәлекле булды. Уфада, Мәҗит Гафуриның йорт-музее каршындагы мәйданда, ачык һавада үтте ул. Көн кояшлы, матур торгач, тамашачылар да байтак җыелып китте.
“Рамазан” төрки милли агарту үзәге рәисе, танылган мөгаллим, филология фәннәре кандидаты һәм җырчы Марат Шәрипов җитәкчелегендә оештырылган бәйрәм чарасы Габдулла Тукайның Уфага килүе, аның Мәҗит Гафури һәм башка әдипләр белән очрашуларын күз алдына бастырды. Габдулла Тукай ролен Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов, ә Мәҗит Гафурины Башкорт дәүләт академия драма театры актеры, Башкортстанның халык артисты Илдар Гомәров башкарды.
“Минем моңа кадәр дә күп төрле мәдәни чараларда Габдулла Тукай образын гәүдәләндергәнем булды, - ди Мәхмүт Фатыйхов. – Бу юлы да шушы чарада катнашу тәкъдимен ясагач, рәхәтләнеп риза булдым. Тукай минем өчен иң якын һәм иң җаваплы карый торган образларның берсе. Аны мөмкин кадәр тулырак күз алдына китерү өчен, мин еллар дәвамында белемемне камилләштерәм. Тукайның тормышы һәм иҗаты хакында күп укыйм, аның шигырьләрен һәм башка әсәрләрен җентекле өйрәнәм”.
Бәйрәмгә халык шагыйре, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Равил Бикбаев һәм башка танылган әдипләр килгән иде. Равил Бикбаев шушы матур чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде һәм Г. Тукайга багышланган шигырен укып ишеттерде.
Танылган татар җырчысы, Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев, Тукай сүзләренә язылган мәшһүр җырларны ихлас башкарып, тамашачыларның озак алкышларына лаек булды. Кичәгә чакырылган башка яшь җырчылар һәм нәфис сүз осталары да татар халык җырларын башкарды, бөек шагыйребезнең шигырьләрен укып ишеттерде.
Башкортстан дәүләт университетының татар теле бүлеге талиплары да бу кичәгә махсус мәдәни программасын әзерләгән иде. Алар да татар халык җырларын башкарды һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләде.
Кичәгә халкыбызның сөекле кызы, милләтебез сандугачы Фәридә апа Кудашева, күренекле татар балетмейстеры Хашим Мостаев, күренекле татар шагыйре Сәйфи Кудашның кызы Сөенбикә ханым Кудашева кебек асыл затлар да хөрмәтле кунаклар сыйфатында чакырылган иде. Шуңа да бу мәдәни чара бер зур бәйрәм төсен алды һәм озак истә калырлык матур үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз