news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада 8,2 меңнән артык хезмәткәр эштә кыскартылуга эләккән

Хәзер кыскартылуга эләгәчәк хезмәткәрләр саны - 3847.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Уфа мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча 2017 ел башыннан алып башкаланың 547 предприятиесе һәм оешмасы 8243 кешене эштән азат итәргә мәҗбүр булган. 265 хезмәткәр бу атнада эшсез калган, дип яза “Башинформ”.

Хәзер кыскартылуга эләгәчәк хезмәткәрләр саны - 3847.

Уфаның мәшгульлек үзәгендә белдерүләренчә, эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең 4179ы эшле булган. Шул исәптән үз оешмасында – 1554 хезмәткәр. Эшкә урнашуда ярдәм итүне сорап 618 кеше мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән.

14 эш бирүче инициативасы белән 868 кеше тулы булмаган эш көненә яки тулы булмаган эш атнасына күчерелгән. Җитәкчелекнең андый карар кабул итүенең төп сәбәбе - җитештерү күләме кимү, шулай ук массакүләм эштән азат итәргә теләмәү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100