news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булган

Уфада тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәрнең мактаулы гражданины Мамун Гатиятуллин вафат булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Шәһәр советында хәбәр итүләренчә, ветеран кичә, 26 майда вафат булган. Узган февральдә аңа 101 яшь тулган.

Мамун Гатиятуллин Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы Иске Колшәрип авылында туган. 17 яшендә фронтка киткән. Сугыш вакытында Мамун Гатиятуллин 47нче гвардия укчы полкы составында рядовойдан алып миномет батареясы командиры урынбасарына кадәр юл үткән. Украина, Молдавия, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнашкан. 1947 елда демобилизацияләнгән. Батырлыклары өчен Ватан сугышы һәм Кызыл йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Хәрби казанышлар өчен», «Праганы азат итү», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Тыныч вакытта азык-төлек сәнәгатендә хезмәт куйган, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган. Февральдә Мамун Гатиятуллинга «Уфа шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Ветеран белән хушлашу 28 майда 11:30 сәгатьтә Уфа шәһәре, Цветочная урамы, 2/3 йорт адресында була, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot