Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада 100 еллык тарихы булган мәчет бинасын сүтеп, яңарту эшенә керешкәннәр
Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Уфаның алтынчы Җәмигъ мәчете бинасын сүтеп, әлеге урында яңа мәчет торгызу турында карар кабул иткән.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Башкортстан башкаласы Уфаның тарихи үзәгендә 80 елдан артык башка максатларда файдаланылган тарихи мәчетне яңадан торгызу эшләре башланып киткән. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан бинаны сүтеп, әлеге урында яңа мәчет торгызу турында карар кабул ителгән. Бу хакта Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уфаның алтынчы Җәмигъ мәчете 1914 елдан 1918 елга кадәр төзелгән. Ике катлы һәм ике манаралы әлеге матур бина, шәһәрнең иң биек ноктасында урнашканлыктан, ерактан ук күренеп торган. Әмма 1934 елда Шәһәр советы карары белән мәчетне япканнар, анда завод тулай торагы урнашкан.
1994 елда бинаны дин тотучыларга кире кайтару өчен көрәш башланып киткән, әлеге процесста Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин дә катнашкан. Бары тик безнең көннәрдә генә биредә яшәүчеләр яңа фатирларга күченгән, әмма күпсанлы үзгәртеп корулар, янгыннар нәтиҗәсендә элеккеге Аллаһ йорты хәрабәләргә әверелгән, диелә бу хәбәрдә.
Иман йортында соңгы азанны Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе, Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Таҗетдинов әйткән. Шуннан соң экскаватор тарихи корылманы сүтәргә керешкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз